Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике егет һәм ике яшүсмер кыз машинада агуланып үлгән

Кама Аланы полиция бүлеге хезмәткәрләре 4 кеше үлеменең сәбәпләрен тикшерә. Шимбә көнне иртән Поповка авылы янында «УАЗ Патриот» машинасы табылган. Кабинада дүрт кеше мәете булу ачыкланган. Соңрак тикшерү төркеме үлүчеләрнең берсе 1987 елгы Кама Аланы кешесе һәм өчесе Түбән Кама кешеләре - 1986 елгы егет, 1998 һәм 1999 елгы ике...

Кама Аланы полиция бүлеге хезмәткәрләре 4 кеше үлеменең сәбәпләрен тикшерә. Шимбә көнне иртән Поповка авылы янында «УАЗ Патриот» машинасы табылган. Кабинада дүрт кеше мәете булу ачыкланган.

Соңрак тикшерү төркеме үлүчеләрнең берсе 1987 елгы Кама Аланы кешесе һәм өчесе Түбән Кама кешеләре - 1986 елгы егет, 1998 һәм 1999 елгы ике яшүсмер кыз икәнен билгеләгән.

Үлемнең төп версиясе - машинадан чыккан газлар белән агулану. Әлеге кешеләр балыкка барган. Машина баткач, туңмас өчен двигательне сүндермичә, йокларга ятканнар. Машинаның глушителе исә суда булуны исәпкә алмаганнар.

http://matbugat.ru/news/?id=12858

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X