Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икшермә кадет интернат-мәктәбе яңа уку елында 201 кадетны каршы алды [+фото]

Кави Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе яңа уку елында 201 кадетны каршы алды. Республиканың ун районыннан тупланган кадетлар сафы быел тагын да тулыланып, 39 укучыга арткан. Иң элек бәйрәм түренә быел белем иленә тәүге адымнарын атлаган 12 беренче сыйныф укучысы узды. Белем көне тантанасы "Смирно!" командасы белән чын хәрби рухта,...

Кави Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе яңа уку елында 201 кадетны каршы алды. Республиканың ун районыннан тупланган кадетлар сафы быел тагын да тулыланып, 39 укучыга арткан. Иң элек бәйрәм түренә быел белем иленә тәүге адымнарын атлаган 12 беренче сыйныф укучысы узды. Белем көне тантанасы "Смирно!" командасы белән чын хәрби рухта, кадетларның тантанага әзерлеге хакында рапортыннан соң башланып китте. Кадет-интернат мәктәбе директоры Роберт Галиәхмәтов: "Мин бүген бик дулкынланам. Чөнки биредә сезнең һәрберегез өчен мин җавап бирәм, минем алда бик зур вазифа тора. Шулай ук әти-әниләрдән дә шуны сорар идем: үзара аңлашып, уртак максатлар белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә балаларыбызны чын шәхесләр итеп тәрбияләрбез. Ә биредә белем алыр өчен бөтен мөмкинлекләр, матди-техник база булдырылган. Без республика буенча кадет мәктәпләр арасында әйдәп баручылардан саналабыз. Шушы дәрәҗәбезне югалтмыйча, тагын да камилләшеп эшләргә язсын." Район башкарма комитет җитәкчесе Равиль Гасыймов укучыларны, укытучылар коллективын Белем көне белән тәбрикләп, беренче сыйныфларга Президентыбыз бүләге тапшырды. Кадетларга киләчәктә илебезнең лаеклы гражданнары булырга чакырды. Укытучыларның август киңәшмәсендә республика күләмендә алдынгы хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, лаеклы нәтиҗәләргә ирешкән өчен мәктәп-интернат коллективына район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды. Бәйрәмдә әлеге мәктәпнең күптәнге укучысы, бүген техник фәннәр докторы, Казан милли тикшеренү университеты проректоры Илнур Абдуллин катнашып, тантананың хөрмәтле кунагы булды. "Мин бүген бирегә туган мәктәбемә, үземә белем биргән укытучыларыма башымны ияргә килдем. Мәктәпне тәмамлавыма күп еллар узса да минем өчен ул һаман да изге, кадерле урын. Укытучыларымның һәрберсенең исемен күңел түремдә йөртәм. Баланың киләчәк язмышы мәктәп чоры, аңа белем биргән педагогик коллектив белән нык бәйләнгән. Һәр балада нинди дә булса сәләт яшеренгән, сәләтсез бер бала да юк, аны ачу укытучыдан күп осталык, тырышлык таләп итә", -- диде ул. Туган мәктәбенә ярдәм итүне үзенең зур бурычы санап, һәрдаим булышлык күрсәтүче Илнур Абдулла улы бу юлы да беренче сыйныфларга спорт костюмнары бүләк итеп сөендерде. Иске Икшермә авылы мәэзине Шәйсолтан Бикмөхәммәтов Белем көнен изге догалардан башлап, яңа уку елының хәерле булуын теләде. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин Белем көне белән тәбрикләп, җәйге чорда хуҗалыкта эшләгән укучыларга акчалата бүләкләр тапшырды. Беренче сыйныфка аяк атлаган нәниләр дә укытучыларга, әти-әниләргә яхшы укырга, тәртипле булырга ышандырып, сыйныфларда истәлекле даталарга багышланган тәүге дәресләр башланды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев