Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илһам Шакиров белән Әлфия Афзалова чыршылар утырткан

Г.Тукай исемендәге Татар филармониясе артистлары ТР Мәдәният һәм сәнгать йолдызлары аллеясы булдырдылар. Ике зәңгәр чыршы үсентесе РФның һәм ТРның халык артисты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Афзалова хөрмәтенә утыртылды. Бу чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин һәм филармония артистлары катнашты. Танылган мәдәният эшлеклеләре...

Г.Тукай исемендәге Татар филармониясе артистлары ТР Мәдәният һәм сәнгать йолдызлары аллеясы булдырдылар. Ике зәңгәр чыршы үсентесе РФның һәм ТРның халык артисты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Афзалова хөрмәтенә утыртылды. Бу чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин һәм филармония артистлары катнашты.

Танылган мәдәният эшлеклеләре аллеясен булдыру тәкъдимен филармония җитәкчелеге белдергән, артистлар инициативасын республиканың Мәдәният министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы хуплап чыккан. Шулай ук идея Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалова иҗатын яратучылар күңеленә дә хуш килгән.

"Без филармониянең танылган мәдәният эшлеклеләре исемнәрен мәңгеләштерергә омтылуын хуплыйбыз. Агачларның бөек кешеләр кулы белән утыртылуы бигрәк тә бәһасез", - дип белдерде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин.

"Зәңгәр чыршы озак үсә һәм гасырлар буе яши. Безнең бөек артистларга озын һәм бәхетле тормыш телибез", - дип билгеләп үтте филармония директоры Кадим Нуруллин.

Илһам Шакиров белән Әлфия Афзалова бу чараны шатланып кабул итте. Алар бирегә килүчеләр белән бергәләп агачлар утырттылар. Тиздән үсентеләр янында исемле такталар куелачак, бу һәркем агачларның кем хөрмәтенә утыртылганын белсен өчен эшләнелә.

"Бу искиткеч идея. Бернәрсә дә мәңгелек түгел, шуңа күрә агачлар да утыртырга, кешегә карата мәхәббәт, хөрмәт, игътибар да күрсәтү зарур. Әлфия Афзалова мондый игътибар күрсәтүләре өчен бик шат", - диде артистның кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова.

Татарстан өчен Йолдызлар аллеясы - яңа идея. Әмма филармония артистлары бүген агачлар утырту традициясенең башлангычы булачагына ышана. Һәр көздә парк Татар филармониясе артистлары һәм республиканың башка мәдәният эшлеклеләре хөрмәтенә ике үсенте белән тулыланачак.

"Киләсе елда аллеяда ТРның халык артисты Флүрә Сөләйманова хөрмәтенә үсенте утырту ниятләнә. Аның агачы республиканың танылган эшлеклеләре хөрмәтенә утыртылган агачлар арасында лаеклы урынны билиячәк", - дип сөйләде журналистларга Татар филармониясе директоры.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/30/115107/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев