Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдар Хәкимовның әнисе Әлфия ханым: «Илдар аны яратканга караганда да, ныграк яратам Гүзәлне!»

"Әлфия Камил кызы булам. 1955 елның 12 августында Дәүләкән районының Урта Тау авылында туганмын.

Ишле гаиләдән, әти-әниемнәр бик гади кешеләр иде. Күрше район - Әлшәйнең Трунтаиш авылына килен булып төштем. Иптәшем Рәвил белән 38 ел бергә яшибез. Өч улыбызны үстердек, бүген һәркайсының үз тормышы. Һөнәрем буенча - физика һәм математика укытучысы, гомеремне балаларга белем бирүгә багышладым. Күңелем дә, күзем дә, акылым да тәрбиягә юнәлтелгән һәм мин аның нинди икәнен һәркемдә дә күрәм. Балаларыма, әлбәттә, әйбәт тәрбия бирергә тырыштык. Минем иң беренче таләп - аларның намуслы булулары иде. Аларны кешегә карата ихтирамлы булсыннар, беркайчан да борын чөймәсеннәр дип үстердем.

Әни кеше буларак, әлбәттә, кыз бала хакында хыялландым. Йөрәк белән проблемалар булгач, табиблар өченче балага авырга да узарга да кушмаганнар иде. Йөклелек чорының күп өлешен кардиоүзәктә, табиблар игътибары астында уздырдым. Әмма, өченчесе дә малай булды. Юк, юк, өч улым булганга бер дә үкенмим. Тормыш юлын кабат узасы булса, гомеремнең бер мизгелен дә үзгәртмәс идем.
Аның урынына, киленнәрем шулкадәр шәп! Минеке кебек киленнәр беркемдә дә юк. Алар бит берсеннән-берсе искитмәле. Олы улымның иптәшен - Гүзәлне беләсез. Аның ягымлылыгы, матур тавышы, эш яратуы... Илдар аны яратканга караганда да, ныграк яратам Гүзәлне! Чын килен ул: бар яклап та килгән. Аның һәр гамәленә бары тик "5" билгесе генә куям. Аннан "юк" дигән җавапны алмассың. "Ярар, уйларбыз", "Киңәшләшербез, булдырырбыз", - дип әйтә ул һәрчак. Алтынга тиң шундый кыз үстергәннәре өчен кода-кодагыема мең рәхмәт.
Мин үзем иремне һәрчак хөрмәт иттем һәм бүген дә шулай яшибез. Ул гел түрдә, өйдә һәрвакыт ашарга пешкән булды. Улларымның киләчәге өчен бик борчыла идем. Ни дисәң дә, күп әйбер киленнән тора бит. Пешерсә - ашый, пешермәсә - ач йөри дигән кебек. Шуңа да ,һәрвакыт Ходаемнан аларга әйбәт хатыннар эләксен дип теләдем. Әмма бу кадәр шәп булуларын күз алдына да китерми идем. Ходаема мең рәхмәт!"


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2016-09-27-10-27-59/item/18534-ildar-%D3%99hm%D3%99tovnyi%D2%A3-%D3%99nise-%D3%99lfiya-hanyim-h%D3%99kimova-%E2%80%9Cullaryimnyi%D2%A3-namuslyi-bulyip-%D2%AFs%D2%AFl%D3%99ren-tel%D3%99dem%E2%80%9D.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев