Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илкүләм проект буенча Кукмара районында Балтач-Шәмәрдән юлы төзекләндереләчәк

Төзекләндерү эшләре 38 миллион 448 мең 554 сумны тәшкил итә.

2020 елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Кукмара районына керүче Балтач-Шәмәрдән юлын төзекләндерергә планлаштыралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Юлның озынлыгы — 3,25 чакрым. Төзекләндерү эшләре 38 миллион 448 мең 554 сумны тәшкил итә.

2019 елның гыйнварыннан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе — «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары».

Быел Татарстанда әлеге илкүләм проект буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар.

Фото: архив tatar-inform

Чыганак: kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев