Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Баһ ни өчен: «Ярый әле минивен алганмын!», - дип сөенә?

Россия Эчке эшләр министрлыгына халыктан җиде яшьтән зуррак балаларны машинада автокәнәфисез генә йөртергә дигән тәкъдим кергән. Министрлык исә тәкъдимгә төзәтмәләр кертә: 12 яшькә кадәр бала алда утырып бара икән, бу очракта кәнәфисез берничек тә ярамый, арттагы утыргычлардагылар исә махсус саклану каешларын эләктерергә тиеш.

Хәзер исә министрлык җәмәгатьчелекне шул хакта фикер алышырга чакыра. С үз уңаеннан, узган атнада Яшел Үзәндә полиция хезмәткәрләренә ике яшьлек баласын машинада махсус җайланмасыз йөрткән берәүне тоткарлау өчен хәтта машинаның көпчәгенә атарга туры килгән иде. Баксаң, хокук сакчыларыннан качарга теләгән 27 яшьлек машина йөртүче таныклыгыннан да мәхрүм ителгән булып чыккан.
Илназ Баһ, җырчы:
- Минемчә, җиде яшьтән соң да кирәк әле кәнәфиләр, бала бит ул. Өч баланы да автокәнәфидә йөртәм. Эш өчен дип махсус зур машина - минивен алган идем, гаилә ишәйгәч, ярап куйды, җиңел машинага өч кәнәфи ничек сыйган булыр иде? Зуррак балаларга махсус утыргычлар ярдәмгә килә. Ни дисәң дә, алар баланың куркынычсызлыгын тәэмин итә дип саныйм.
Руфия Салихова, Казан:
- Минемчә, кирәкми. Улыма - 11 яшь, ул буйга да озын, гәүдәгә дә тулы. Авырлыгы - 37 килограмм. Ул автокәнәфигә дә, махсус утыргычка да сыймый. Утыргыч та 36 килога кадәр генә исәпләнелгән бит. ЮХИДИ хезмәткәрләренә, «утырса, башы машина түбәсенә тия, алай куркынычрак», - дип, ничә тапкыр аңлатып карадым. юк, барыбер: «Бала 11 яшьтә кәнәфи белән йөрергә тиеш», - дип, штраф салалар. Бәлки яңалык безнең файдага булыр.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев