Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имештер, эш урынындагы гыйшык-мыйшык гаиләне ныгытырга ярдәм итә икән

Кая бара бу дөнья диярсең, беркөнне телевизордан сөйлиләр: имештер, эш урынындагы гыйшык-мыйшык гаиләне ныгытырга ярдәм итә икән. Кайсыдыр чит ил галимнәре шундый фикергә килгән ди. Шушы мәсьәләдә галим-голәма тәҗрибә дә үткәргән. Анда, хәзер төгәл генә хәтерләмим дә инде, ике йөзләпме кеше катнашкан, имеш. Эшләре беткән! Гыйшык-мыйшык хәлләрен чишеп утырганчы, җәмгыятькә...

Кая бара бу дөнья диярсең, беркөнне телевизордан сөйлиләр: имештер, эш урынындагы гыйшык-мыйшык гаиләне ныгытырга ярдәм итә икән. Кайсыдыр чит ил галимнәре шундый фикергә килгән ди. Шушы мәсьәләдә галим-голәма тәҗрибә дә үткәргән. Анда, хәзер төгәл генә хәтерләмим дә инде, ике йөзләпме кеше катнашкан, имеш. Эшләре беткән! Гыйшык-мыйшык хәлләрен чишеп утырганчы, җәмгыятькә кирәкле бер эш башкар. Үзеңә дә, башкаларга да файдасы тияр иде. Минем шикелле көне-төне телевизор каршында утыручыларга да юньле хәбәрләр генә сөйләрләр иде ичмасам. Ни чыкмаса, шул чит илләрдән чыга. Җыен тузга язмаган нәрсәне аруга чыгарып, тагын безгә такмакчы бит болар. Ничек итеп ят бер кешегә гашыйк булып, гаиләдәге тынычлыкны саклап булсын ди. Булмаганны! Чит хатыннарга күз атып йөрүче ирләргә җитә калыр инде. Көннәрдән бер көнне шул ир дигәнең, ачыктан-ачык: «Гаиләмне ныгытырга чыгып киттем әле мин», - дисә, нишләрсең? Шәһри Казан

Наҗия ӘХМӘТШИНА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев