Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инфляцияне савытка яшерү. Барысы да йомыркадан башлана

Россиялеләр Яңа ел махмырыннан айнып та бетмәделәр, базар алыпсатарлары аларга бал-маскарадның яңа төрен тәкъ­дим итте. Мошен­никларның яңа алдау ысулын беркатлы ил­дәшләр тиз генә аңыш­маслар да иде, мөгаен.

Тик дошманнар йоклап ятмый. “Би-би-си”ның рус телендәге чыгарылышы 11 гыйнварда Удмуртия ки­бетләрендәге йомырка савытындагы йомыркалар исә­бен санап, бөтен дөньяга сенсацияле хәбәр таратты. Йөз еллар буена дистәләп сатылган йомырканы “Вараксино” кошчылык фабрикасында 9 данә генә төр­гәкләргә өйрән­гәннәр. Бик креатив бу адымга алар кем киңәше белән баргандыр, ул кадәресе мәгълүм түгел, әмма социаль челтәрләрдә бөтен Россия күз яшьләре аша шаркылдап көлә бүген.

 

Халык авыз иҗатының бө­тен жанрлары берьюлы хә­рәкәткә килде: кыска канатлы гыйбарәләр, бәет калыбындагы шигъри иҗат, рәс­сам карикатураларын би­зәгән йомры сүзләр – берсе дә калмады. Кош­чыларның иҗади канат­ланышының сә­бәбе бик гади: йомыркалар санын ки­метсәң, бәяләр күтәрелү күзгә бик сизелми. Күпчелек мокытлар савыттагы йомырка санын исәп­ләп тә тормый, киштәгә куйганны күтәрә дә китә. Йомырка махинациясе сатып алучыларны төргәкләнгән һәм савытка тутырылган азык-төлеккә игътибар бе­ләнрәк карарга мәҗбүр итте.

 

Бак­саң, җиләк-җимеш сыгынтылары тутырылган пакетлар 2013 елда ярты литрлы булса, бүген 0,485 литрлы гына икән. Сөт салынган пакетлар да 1 литр­лысы 0,9 литрга, 1,5 литрлысы 1,45 кә кадәр кечерәйгән. 2013 елда 350 грамм булган каймак савыты 2016 елда 330 граммлыга әверелгән. Шоколодлар, майонез савытлары, хәтта сыра банкасы кечерәю ягына таба эволюцион үзгәреш кичергән. Бер яктан караганда монда алдау юк та инде: чөнки тышлыкка күләм һәм авырлык дөрес итеп языла. Тик маркетологларның бу табышлары турында гыйбадлар уйланып тормыйлар: элек бер килога түләгән акчаны рәхәтләнеп 900 граммга түләп кайтып китәләр. Бәяләр исә яшерен рәвештә дә, ачыктан-ачык та үсә.

 

Газета хәбәрчесе тиз генә Татарстан базарларындагы бәяләр мониторингына күз йөртеп чыкты. 27 декабрь бәясе белән 10 гыйнварныкын чагыштырды. Бер дистә йомырканың уртача бәясе республикада шул чор эчендә 2,9 процентлык үсеш кичергән: 64 сум 12 тиеннән 65 сум 99 тиенгә әйләнгән. Йомырка сикереше Баулы районында рекорд куйган: анда бер дистә йомыркага 80 сум сорыйлар. Искә төшерик: 2014 ел кризисы 2013 елда йомырка бәясе биюдән башланган иде. Бәяләр күтәрелүне оныттыру өчен, ул чакта патриотларга Кырымны бүләк итәр­гә, Донбасс иттурагычын оештырырга туры килде.

Фото: https://pixabay.com | monicore

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев