Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инсульттан кара тмин коткара

Кара тмин дәвасы турында безгә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) чорыннан ук билгеле. «Бу дәва, үлемнән тыш, барлык чирләргә да каршы торырлык», - дип әйтеп калдырган Рәсүлебез. Кара тмин гипертоникларның кан басымын көйли. Кан басымы югары булганда, бер чәй кашыгы кара тмин орлыгы алып, аны порошок хәленә килгәнче төяргә һәм 250 мл...

Кара тмин дәвасы турында безгә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) чорыннан ук билгеле. «Бу дәва, үлемнән тыш, барлык чирләргә да каршы торырлык», - дип әйтеп калдырган Рәсүлебез.

Кара тмин гипертоникларның кан басымын көйли. Кан басымы югары булганда, бер чәй кашыгы кара тмин орлыгы алып, аны порошок хәленә килгәнче төяргә һәм 250 мл кайнар суга салып кайнатырга кирәк. Суынгач, һәр көн иртән ач карынга эчәргә.

Тмин орлыгын хәтере бозылудан зарланучыларга да ашарга киңәш ителә. Ул баш миенә яхшырак эшләргә булыша. Моның өчен бер аш кашыгы киптерелгән бөтнек белән бер чәй кашыгы кара тмин орлыгы алып, өстенә бер стакан салкын су салып кайнатырга һәм термоска бушатырга кирәк. Термоста 60 минут торгач эчәргә ярый. Әлеге төнәтмәне кулланган көннәрдә чәй белән каһвә эчмәскә кирәк.

Көнбатыш Европада, тмин ашаган кешегә беркайчан да инсульт булмый, дигән гыйбарә яши. Анда инсульт кичергән кешеләргә көн дәвамында ике-дүрт тапкыр 10-15 тмин орлыгы ашарга кушалар. Аны төеп, су белән эчәргә кирәк.

Тминнең тагын бер үзлеге: холестерин күләмен киметә, кан тамырларының кысылуын булдырмый.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев