Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирада Әюпова: Театрлар август ахырында һәм сентябрьдә ачылачак

Камал театры 21 августтан тамашачыларын кабул итәргә җыена.

Дәүләт театрлары тамашачыларын кабул итергә әзер, алар август ахырында һәм сентябрьдән ачылачак. Бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларның мәдәният учреждениеләренең ачылу шартлары турындагы сорауларына ачыклык кертте.

«Театрлар чикләүләрнең өченче этабына күчкәч кенә ачыла ала. Әлегә Татарстан икенче этапта. Без әлегә Роспотребнадзорның күрсәтмәләрен көтәбез», — диде министр.

Ирада Әюпова театрның сәхнә мәйданчыгы гына түгел, ә аның керү-чыгу юллары, буфеты, гомумән, барлык структураларының эш тәртибе буенча күрсәтмәләр булырга тиешлеген искәртеп үтте.

«Без республикада авыручылар саны кимүен күрәбез. Роспотребнадзорның регламенты әзер булгач, без ныклап эшкә керешә алабыз. Билет бер көндә сатыла торган әйбер түгел. Монда әзерлек булырга тиеш. Әлегә билетлар ярты залга гына сатыла», — диде Ирада Әюпова. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев