Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ире һәлак булган, ә үзенең баласын ярып алганнар

Кичә кич Казан-Оренбург юлында кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгасы булган. Казаннан Лада Калина автомобилендә баручы 37 яшьлек шофер асфальтның юеш икәнлеген искә алмыйча куркынычсыз тизлекне сайламый һәм каршыга килүче "Рено" йөк машинасы белән бәрелешә. Авария фаҗигале тәмамлана. "Калина" шоферының гомере урында ук өзелә, аның салондагы ике һәм биш яшьлек...

Кичә кич Казан-Оренбург юлында кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт вакыйгасы булган.

Казаннан Лада Калина автомобилендә баручы 37 яшьлек шофер асфальтның юеш икәнлеген искә алмыйча куркынычсыз тизлекне сайламый һәм каршыга килүче "Рено" йөк машинасы белән бәрелешә. Авария фаҗигале тәмамлана. "Калина" шоферының гомере урында ук өзелә, аның салондагы ике һәм биш яшьлек балалары, хатыны тән җәрәхәтләре ала. Аларны Чистай үзәк шифаханәсенә алып китәләр. 38 атналык авыры булган хатынның баласын ярып алалар. Балалар креслосында утырулары һәм куркынычсызлык каешлары эләктерелүе белән генә салондагылар исән кала.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев