Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек хәлдәге сайлаучы сайлау комиссиясе әгъзасын кыйнаган

Казанда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары сайлау комиссиясе әгъзасын хулиганлык ниятеннән кыйнау факты буенча башлангыч тикшерү үткәрә. Бу хакта ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Инцидент кичен 156 нчы сайлау участогы урнашкан 65 нче мәктәптә килеп чыга. 19 сәгать 55 минутта участокка алкоголь...

Казанда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары сайлау комиссиясе әгъзасын хулиганлык ниятеннән кыйнау факты буенча башлангыч тикшерү үткәрә. Бу хакта ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Инцидент кичен 156 нчы сайлау участогы урнашкан 65 нче мәктәптә килеп чыга. 19 сәгать 55 минутта участокка алкоголь исереклелеге халәтендә 4 ир-ат кереп, тавыш бирергә теләк белдерә. Адресларын белешкәч, аларга сайлау участокларының башка урында булуы турында хәбәр итәләр. Шул вакытта исерекләрнең берсе сайлау комиссиясе әгъзасының битенә ике тапкыр йодрык белән суга. Аннан соң хулиган тоткарланып, полиция кулына тапшырыла. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү ачылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев