Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек йөртүче гаебе белән дүрт автомобиль бәрелешкән

Hyundai Solaris автомобиленең 36 яшьлек йөртүчесе гаебе белән Казанда 4 автомобиль бәрелешкән, дип хәбәр итә бүген республика башкаласының ЮХИДИ пропаганда бүлеге. Һәлакәт кичә 00.50 сәгатьтә Эсперанто урамында булган. Һ.Такташ урамы буенча Г.Тукай урамы юнәлешендә хәрәкәт итүче ир-ат ян-якта интервалны сакламаган һәм 44 яшьлек ир-ат идарәсендәге Renault Megane автомобиль белән бәрелешкән....

Hyundai Solaris автомобиленең 36 яшьлек йөртүчесе гаебе белән Казанда 4 автомобиль бәрелешкән, дип хәбәр итә бүген республика башкаласының ЮХИДИ пропаганда бүлеге.
Һәлакәт кичә 00.50 сәгатьтә Эсперанто урамында булган. Һ.Такташ урамы буенча Г.Тукай урамы юнәлешендә хәрәкәт итүче ир-ат ян-якта интервалны сакламаган һәм 44 яшьлек ир-ат идарәсендәге Renault Megane автомобиль белән бәрелешкән. Аннары Hyundai автомобиле 20 яшьлек егет идарәсендәге «ВАЗ-2115» автомобиленә килеп бәрелгән. Анысы үз чиратында - «Лада-111730» автоиобиленә.
Нәтиҗәдә, "ВАЗ" автомобиле йөртүчесе төрле җәрәхәтләр алган.
Дәүләт автоинспекциясе белдергәнчә, һәлакәт китереп чыгарган машина йөртүче исерткеч эчемлек кулланган булган.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев