Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ислам институтында мөселман журналисты мәктәбе ачыла

Россия ислам институты мөселман журналисты мәктәбенә тыңлаучылар җыя башлады. Аның кысаларында мәктәп укучыларын киләчәктә РИИның "Журналистика" юнәлешенә укырга керү өчен рус теле, әдәбияты, җәмгыять белеменнән БДИ тапшыруга әзерләү күздә тотыла. Дәресләр бушлай үткәрелә, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте. Мөселман журналисты мәктәбе октябрьдән эшли башлый. Дәресләр киләсе елның маенда...

Россия ислам институты мөселман журналисты мәктәбенә тыңлаучылар җыя башлады. Аның кысаларында мәктәп укучыларын киләчәктә РИИның "Журналистика" юнәлешенә укырга керү өчен рус теле, әдәбияты, җәмгыять белеменнән БДИ тапшыруга әзерләү күздә тотыла. Дәресләр бушлай үткәрелә, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

Мөселман журналисты мәктәбе октябрьдән эшли башлый. Дәресләр киләсе елның маенда төгәлләнәчәк. Укучыларны БДИга РИИ доцентлары әзерләячәк. Шулай ук мәктәп кысаларында журналистика нигезләре буенча да белем бирү планлаштырыла. Бу дәресләр чыгарылышларга журналист белгечлеге белән якыннанрак танышырга һәм иҗади имтиханга әзерләнергә ярдәм итәчәк. Укучыларны интернет-газета редакциясе булдыру, фотоюнәлеш буенча кызыклы мастер-класслар көтә.

Дәресләр атнасына 2 тапкыр кичке якта уздырылыр дип көтелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X