Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәптә законсыз тору

Район прокуратурасы апрель аенда үткәргән тикшерүләр барышында миграция өлкәсендә закон таләпләренең үтәлмәве фактларын ачыклады. Әйтик, Әрмәнстан Республикасы гражданнары А.Арутюнян һәм А.Исакованың миграция учеты турындагы закон таләпләреннән санга сукмыйча, Югары Шытсу авылында теркәлүләре, фактта Байлар Сабасында яшәүләре билгеле булды. Россия территориясендә яшәү кагыйдәләрен үтәмәгәннәре өчен район прокуратурасы аларга карата административ эш...

Район прокуратурасы апрель аенда үткәргән тикшерүләр барышында миграция өлкәсендә закон таләпләренең үтәлмәве фактларын ачыклады. Әйтик, Әрмәнстан Республикасы гражданнары А.Арутюнян һәм А.Исакованың миграция учеты турындагы закон таләпләреннән санга сукмыйча, Югары Шытсу авылында теркәлүләре, фактта Байлар Сабасында яшәүләре билгеле булды. Россия территориясендә яшәү кагыйдәләрен үтәмәгәннәре өчен район прокуратурасы аларга карата административ эш кузгатты. Материаллар Федераль миграция хезмәтенең Саба территориаль пунктында каралып, А.Арутюнян һәм А.Исакова зур суммада штрафка тартылдылар.

Тикшерү барышында шулай ук Эзмә авылында яшәүче А.Гафятуллинның почта аша Федераль миграция хезмәтенә белдерү кәгазе җибәрү юлы белән Үзбәкстан гражданнары булган өч кешене учетка куюы ачыкланды. Прокуратура А.Гафятуллинны, миграция законнары таләпләрен үтәмәгән очракта, җинаять җаваплылыгына тартылачагы турында кисәтте.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев