Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Италиядә Татарстанны Россиянең иң көчле үсә торган төбәге дип саныйлар

Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстанга хезмәттәшлек буенча яңа юнәлешләр табу максатыннан килүен әйтте.

Италиядә Татарстанны Россиянең иң көчле үсә торган үсештә булган төбәге дип саныйлар. Бу хакта Казан Кремлендә Италиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Паскуале Терраччано Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте.

“Мин Татарстанның ныклы үсешенә үзем шаһит, чөнки мин Казанда нәкъ 20 ел элек булган идем. Бүген мин башка, динамикалы шәһәрне күрәм. Һәм нинди зур үсеш булганлыгын аңлыйм”, - диде илче.

Ул Татарстанга хезмәттәшлек буенча яңа юнәлешләр һәм мөмкинлекләр табу максатыннан килүен билгеләп узды.

“Италия Татарстан белән хезмәттәшлектә яңа формалар аша яисә уртак предприятиеләр төзүдә бик тә актив үзара эшчәнлек алып барырга тели”, - дип җиткерде Паскуале Терраччано. 

Фото: tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев