Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

IX Бөтенроссия Авыл Сабан туе программасы билгеле

Бәйрәм Курган өлкәсендә ике көн дәвам итәчәк.

Бүген һәм иртәгә Курган өлкәсендә IX Бөтенроссия Авыл Сабан туе уздырыла. Курган өлкәсе татарлары конгрессы хәбәр итүенчә, анда Россиянең 30 лап төбәгеннән катнашучылар көтелә.
 
Бәйрәм чаралары бүген өлкәнең Чүмләк авылында Татарстанның танылган артистлары концерты белән башланачак. Шулай ук, борынгыдан килгән гадәт буенча, бәйрәмгә бүләкләр җыю планлаштырыла. 
 
Сабан туеның төп өлеше исә иртәгә, 14 июльгә билгеләнгән. Ул Әлмән авылында уздырылачак.
 
10.00 сәгатьтә  Сабан туе мәйданында татар утарлары эшли башлый. Аларны Татарстаннан  килгән кунаклар һәм Курган өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән районнарыннан булган милләттәшләр тәкъдим итәчәк. 
 
Бәйрәмнең рәсми ачылышы 11.00гә билгеләнгән. Анда кунакларны Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин һәм Татарстан җитәкчелеге сәламләр дип планлаштырыла. 
 
Сабан туенда традицион спорт ярышлары, милли көрәш, милли ризыклардан авыз итү һ.б. күңел ачу чаралары каралган. Балалар өчен аерым мәйданчык эшләячәк. 
 

Фото: https://tatar-inform.tatar
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев