Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Июльнең беренче көнендә нинди һава торышы көтә?

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, бүген, июльнең беренче көнендә, республикада җылы булачак, шул ук вакытта яңгырлар да көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем фаразланмый, көндез республиканың көнчыгыш районнарында бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан салмак җил.

Төнлә һава температурасы 7-14 градус җылы була. Көндез 20-25 градуска кадәр җылытачак.

2 июльгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава көтелә, бераз яңгыр явуы ихтимал. Температура 9 градус җылы тәшкил итәчәк.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев