Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабат фаҗига: 14 яшьлек кыз 17 каттан сикергән [+фото]

22 ноябрьдә Казанның Совет районында урнашкан бер йортның 17 катыннан егылып җан биргән кыз дусларына туган көнгә килгән була. Иптәшләре сөйләве буенча, ул тәрәзә янына барып җиргә үзе ташланган. Аңа кадәр әнисе белән телефоннан сөйләшкән була. Әлбәттә, ана кеше, алдан сөйләшенгәнчә, кызының сәгать алтыда өйгә кайтмавына борчылып шалтырата (ул вакытта...

22 ноябрьдә Казанның Совет районында урнашкан бер йортның 17 катыннан егылып җан биргән кыз дусларына туган көнгә килгән була.

Иптәшләре сөйләве буенча, ул тәрәзә янына барып җиргә үзе ташланган. Аңа кадәр әнисе белән телефоннан сөйләшкән була. Әлбәттә, ана кеше, алдан сөйләшенгәнчә, кызының сәгать алтыда өйгә кайтмавына борчылып шалтырата (ул вакытта инде кичке җиделәр тирәсе була). Үсмер кыз әнисе белән ни турыда сөйләшкәндер, әмма шул сөйләшүдән соң ул тәрәзә янына килә һәм аска сикерә.

Сыйныфташлары, дуслары сөйләве буенча, кыз мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыган, үзенә кул салу турында сөйләшүләр дә булмаган. Спиртлы эчемлекләр кулланып шул фикергә килгән, дигән версия дә кире кагылмый. Әлегә Тикшерү комитетында тикшерү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X