Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камал театры артистлары Марсель Сәлимҗанов рухына дога кылды

"Киткәненә 17 ел булса да, һаман да исән кебек", - диде Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлев.

Камал театры артистлары Яңа бистәдәге татар зиратында легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов каберен зыярәт кылды. Бүген бөек режиссерның туган көне - исән булса Марсель Сәлимҗановка 85 яшь тулган булыр иде.

«Бирегә бөтен труппа килә алмады, чөнки спектакль чыгарабыз. Без 2002 елдан бирле Марсель Сәлимҗановның туган көнендә премьера чыгарабыз. Яңа спектакль чыгу аның рухына дога булып барадыр дип уйлыйм. Минемчә, зиратта иң яхшысы – бары тик дога», - диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

«Без бик саваплы чарада катнашабыз – 36 ел театрыбызның баш режиссеры булган Марсель Сәлимҗановның каберен зыярәт кылырга килдек. Ул гомере буе театр дип яшәде. Киткәненә 17 ел булса да, һаман да исән кебек», - диде Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлев.

Марсель Сәлимҗанов рухына Коръән аятьләрен дә Хәлим Җәләлев укыды.

Марсель Сәлимҗановның рухына дога кылырга театр артистлары белән бергә аның хатыны Гөлнар ханым Сәлимҗанова да килгән иде. Ул артистларга рәхмәтләрен җиткерде. «Марсельның җаны тынычтыр. Театр ышанычлы кулларда», - диде ул.

  • Бүген Камал театрында «Санаулы көннәр» спектаклен чыгара. Режиссер – Айдар Җаббаров. Спектакль алдыннан Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе тапшырылачак.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев