Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“КамАЗ” машинасы “ЗАЗ Вида” белән бәрелешкән: корбаннар бар

Казан - Оренбург юлының Чистай районы турысындагы 134 нче чакрымында "КамАЗ" машинасы "ЗАЗ Вида" белән бәрелешкән һәм юлдагы очрашу фаҗига белән төгәлләнгән. Йөк машинасы белән идарә иткән 1964 нче елгы шофер юл йөрү кагыйдәләренең 8.8 нче пунктын бозып, транспорт агымнарын капма-каршыга бүлә торган юл сызыгы булган килеш, юл чатыннан тыш...

Казан - Оренбург юлының Чистай районы турысындагы 134 нче чакрымында "КамАЗ" машинасы "ЗАЗ Вида" белән бәрелешкән һәм юлдагы очрашу фаҗига белән төгәлләнгән.

Йөк машинасы белән идарә иткән 1964 нче елгы шофер юл йөрү кагыйдәләренең 8.8 нче пунктын бозып, транспорт агымнарын капма-каршыга бүлә торган юл сызыгы булган килеш, юл чатыннан тыш урында борылган чакта, иминлек тәэмин ителешенә инанмастан, каршы як юнәлештә килгән җиңел машинага юл бирмәгән һәм... алар бәрелешкән. "ЗАЗ Вида"ның рулендагы 1954 нче елгы ир, имгәнеп, хастаханәгә озатылган, аның белән барган пассажир, 1982 нче елгы ир-егет, һәлакәт урынында җан биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев