Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“КАМАЗ-Мастер” командасының легендар пилоты Илгизәр Мәрдиев фаҗигале төстә һәлак булган

Россиянең атказанган спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры, күп тапкырлар "Дакар" раллиенда катнашкан "КАМАЗ-Мастер" командасы әгъзасы Илгизәр Мәрдиев кичә кич фаҗигале төстә һәлак булды. Тукай районы ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, Илгизәр "Пихта" ял базасы тирәсендә квадрациклда һәлак булган. Мәрхүм белән хушлашу бүген 11.30 сәгатьтә команданың производство цехында була, ә 13.00 сәгатьтә...

Россиянең атказанган спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры, күп тапкырлар "Дакар" раллиенда катнашкан "КАМАЗ-Мастер" командасы әгъзасы Илгизәр Мәрдиев кичә кич фаҗигале төстә һәлак булды. Тукай районы ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, Илгизәр "Пихта" ял базасы тирәсендә квадрациклда һәлак булган.

Мәрхүм белән хушлашу бүген 11.30 сәгатьтә команданың производство цехында була, ә 13.00 сәгатьтә шәһәр зиратында җирләнә.

"КАМАЗ-Мастер" командасына зур кайгы килде. 24 августта бәхетсезлек очрагы белән Илгизәр Мәрдиевнең гомере фаҗигале төстә өзелде. Тормыш дип янган, яңа планнар корган Илгизәрнең безнең белән булмавына ышанып булмый. Илгизәр Азат улы үзен яраткан эшенә багышлады, абруйлы, һәрвакыт батырлык, максатчан, яңалыкка омтылуы белән аерылып торды.

Язмыш аны ныклыкка сынады инде. 2005 елда коточкыч һәлакәттән соң, ул могҗиза белән генә исән калды, ихтыяр көче, гаиләсе һәм хезмәттәшләре ярдәме белән генә инвалид арбасына утырып калмады. Бер елдан соң ук, көчле сызлануларны җиңеп, Илгизәр Мәрдиев үз экипажын һәм бөтен команданы "Дакар-2007" раллиенда "көмеш"ле итте.

Илгизәр Мәрдиев исеме, "КАМАЗ-Мастер" командасына нигез салынганнан бирле, аның тарихы белән бәйле. Бу еллар дәвамында ул үзен искиткеч иптәш һәм ышанычлы пилот итеп күрсәтте. Илгизәр Мәрдиев производсто җитәкчесе буларак, машиналарны ярышка әзерләү эшләрен җитәкләде. Команданың бөтен җиңүләре дә - аның зур хезмәте.

Якыннарын һәм туганнарын юату сүзләре табу мөмкин түгел. Ләйсән Гаян кызы, Айрат, Резедә, Ксения бу авыр вакытта без сезнең белән. Илгизәр, сезнең турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!" - диелгән команданың рәсми сайтында дөнья күргән мөрәҗәгатьтә.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев