Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакка барган

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нурлат районының Колбай-Мораса авылында булды. Биредә дин юлында гомере буе армый-талмый хезмәт иткән, 1920 еллар башында әлеге авылда имамлык иткән мөхтәрәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның шәхси әйберләре саклана. Мөфти Камил хәзрәт Әхмәдзәки хәзрәтнең мирасын аның шәкерте, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин белән...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нурлат районының Колбай-Мораса авылында булды.

Биредә дин юлында гомере буе армый-талмый хезмәт иткән, 1920 еллар башында әлеге авылда имамлык иткән мөхтәрәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның шәхси әйберләре саклана. Мөфти Камил хәзрәт Әхмәдзәки хәзрәтнең мирасын аның шәкерте, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин белән бергә барлады. Дин әһелләре инкыйлабка кадәр басылган, остазның шәхси архивында сакланган Ибне Гарәбинең "Мәҗмүгер расаил" (дини эчтәлектәге мәкаләләр тыентыгы), Мөхәммәд Сабир Ибраһимның "Дини кануннар җыентыгы"н, татар халкында киң таралган башка эчтәлектәге китаплар белән танышты. Әхмәдзаки хәзрәтнең тормыш юлын сурәтләгән экспонатларны, аңа багышланган хезмәтләрне карады һәм рухи мирасны үстерү хакында да фикер алышты.

Шунысы мөһим, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның эшчәнлеген өйрәнү, аны киң катлам укучыга җиткерү дәвам итә. "Татар дин галимнәре елы" кысаларында хәзрәткә багышланган истәлекләр, хатирәләр, мәкаләләр, аның вәгазьләре тупланган китап нәшер ителде, күптән түгел Каюм Насыйри музее хезмәткәрләре һәм Апанай мәчете тырышлыгы белән остазны искә алу кичәсе оештырылды, дип җиткерде Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50301-kamil-h%D3%99zr%D3%99t-s%D3%99migullin-k%D2%AFrenekle-din-%D3%99%D2%BBelene%D2%A3-tugan-avyilyinda-buldyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев