Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камияр Байтимеров: Авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгәннәр өстәмә пенсия алырга тиеш

Бу проектны әле яңадан тулысынча эшләп бетерергә кирәк, ди фермерлар Ассоциациясе рәисе.

ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров авыл хуҗалыгы тармагында утыз ел эшләгән кешеләр пенсияләренә өстәмә егерме биш процентны алырга тиеш дип белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Авыл хуҗалыгында утыз ел эшләгән барлык һөнәр ияләрен дә бу исемлеккә кертер идем. Чөнки өч дистә ел авылда эшләгән барлык кеше дә бу өстәмәне алырга тиеш дип саныйм”, - диде Камияр Байтимеров.

“Кемгә пенсияне арттырасын исемлек буенча сайлап алу, гомумән, дөрес түгел. Кем аны сайлап алган соң? Бездән сораган кеше юк. Шуңа күрә мин моны дөрес түгел дип саныйм”, - дип үз ризасызлыгын белдерде Ассоциация рәисе.

Аның фикеренчә, утыз ел авылда эшләп, чит җирләргә күченеп китәргә мәҗбүр булган барлык кешеләр дә, пенсиягә бу егерме биш процент өстәмәне алырга хокуклы. Чөнки кеше төрле сәбәпләр белән авылдан китәргә мөмкин.

“Бу проектны әле яңадан тулысынча эшләп бетерергә кирәк. Халыкның да бу турыда фикерен сорашып белү дөрес булыр иде”, - диде ул.

2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче өлкән кешеләрнең пенсияләре 2400 сумга артты. Бу өстәмә түләм авыл җирлегендә 30 ел эшләгән, хәзер лаеклы ялда һәм авыл җирлегендә эшләүчеләргә кагылды.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев