Саба таңнары

Кан басымың югары булса

Майсыз эремчек йөрәкне ныгыта, кан тамырларын киңәйтергә булыша. Кальций, магний, калийга бай эремчекне көненә 100 грамм ашарга кирәк. Омега-3 майлы кислота чыганагы булган сөләйман балыгы (лосось) кан басымын төшерергә ярдәм итә. Аны атнага өч тапкыр 100-150 грамм кулланыр­га кирәк. Гипертониклар менюсында һәр иртә солы боткасы булырга тиеш, чөнки аңарда клетчатка...

Майсыз эремчек йөрәкне ныгыта, кан тамырларын киңәйтергә булыша. Кальций, магний, калийга бай эремчекне көненә 100 грамм ашарга кирәк.

Омега-3 майлы кислота чыганагы булган сөләйман балыгы (лосось) кан басымын төшерергә ярдәм итә. Аны атнага өч тапкыр 100-150 грамм кулланыр­га кирәк.

Гипертониклар менюсында һәр иртә солы боткасы булырга тиеш, чөнки аңарда клетчатка күп.

Кабак төше организмны цинкка баета һәм инфаркт куркынычын булдыр­мый.

Какао кан тамырлары өчен файдалы.

Ачы шоколад йөрәк мускулын ныгыта, ул кан басымын 5-10 мм га кадәр төшерә ала.

Калий, магний, Е витаминына бай миндаль чикләвеге холестерин күләмен киметә.

Шәһри Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: