Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Кар чанасында - исерек хәлдә

Суд залыннан

  Агымдагы  елның 9 фев­ра­лендә юл-патруль хезмәте инспекторы Саба урамнарының берсендә  дәүләт номер  билгесе булмаган кар чанасында баручыны туктата. Шуның өстенә аннан хәмер исе дә килеп тора, теле  көрмәкләнә. Мондый очракларда транспорт чарасын йөртүче алкотекторга  өрергә тиеш. Әмма 1990 елгы ир-ат автоинспекторның законлы таләбен үтәүдән баш тарта. Аңа кар чанасы белән идарә итүдән  читләштерелүе турында беркетмә төзелә һәм медицина тикшерүе  узарга тәкъдим ителә. Хастаханәдә нарколог аның  алкогольле эчемлек  кулланганлыгын  раслый. Судта  ул  административ хокук бозганлыгын таный. Җәмәгать судьясы А.Исмәгыйловны  1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә һәм 40 мең сум штраф сала. Кар чанасына алкоголь кулланып утыручы барлык төр транспорт чаралары, шул исәптән автомобиль йөртү хокукыннан да мәхрүм ителә.

Район юл  хәрәкәте иминлеге  комиссиясе  ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев