Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Кар өстендә - кайнар пилмән

    Каникул чорында укучыларның һәм укытучыларның ялларын тагын да кызыклы һәм файдалы итү максатыннан, сәләтле балалар мәктәбе коллективы кышкы урманга сәяхәт кылырга уйладык. 4 гыйнвар көнне, суыктан һәм юл йөрүдән курыкмаучылар мәктәп янына җыйналып, чаңгыларны киеп, юлга кузгалдык. Ап-ак карга төренгән басу-кырлар аша чаңгыда йөрүнең рәхәтлеген аңлатырдай сүзләр дә таба алмыйм....

    Каникул чорында укучыларның һәм укытучыларның ялларын тагын да кызыклы һәм файдалы итү максатыннан, сәләтле балалар мәктәбе коллективы кышкы урманга сәяхәт кылырга уйладык. 4 гыйнвар көнне, суыктан һәм юл йөрүдән курыкмаучылар мәктәп янына җыйналып, чаңгыларны киеп, юлга кузгалдык. Ап-ак карга төренгән басу-кырлар аша чаңгыда йөрүнең рәхәтлеген аңлатырдай сүзләр дә таба алмыйм. Бер озын колонна булып тезелеп, рәхәтләнеп чаңгыда җилдердек без, хәтта биш-алты чакрым юл йөрү сизелмәде дә. Ә урман аланында безне кайнар үлән чәйләре һәм парлары күтәрелеп торган бәлеш көткән. Бер кат чәйләп алганнан соң, укытучылар һәм укучылар командалары арасында мини-футбол буенча турнир да үткәреп алдык. Безнең кайнарлыктан куркып, хәтта көн дә җылытып җибәрде.

    Ул арада казанда пилмәннәр дә пешеп чыкты. Безне шундый тәмле ризыклар, кайнар үлән чәйләре белән сыйлаучы әти-әниләр комитеты әгъзалары Илнур Зиннуров, Марат Шәрәфетдинов, Марат Гарипов, Данис Габдерахманов, Ришат Билаловка рәхмәтләребезне әйтеп, учак тирәли утырышып, пилмәннәр белән сыйландык. Ә аның тәме... телеңне йотарлык иде.

    Гомумән, безнең бу ялыбызның һәр мизгеле кабатланмас, күңелле, файдалы һәм истә калырлык булды. Без - чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу бәйрәм мәктәп елларының иң матур мизгеле булып хәтерләрдә озак сакланыр, мөгаен.

    Әлеге сәяхәтнең төп инициаторы булган мәктәп директоры Ләйсән Билаловага шундый гаҗәеп ял оештырганы өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм мондый чара безнең мәктәбебезнең күркәм бер традициясенә әйләнсен һәм дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.

    Алинә Вәлиева,

    сәләтле балалар мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: