Саба таңнары

Халаттан һәм тапочкидан азык-төлек кибетен баскан

18 яшьлек егет өйдә кия торган халаттан һәм тапочкидан азык-төлек кибетен баскан. Ул аннан 3800 сумлык тәм-том урлаган. Бу хәл Яр Чаллыда була. Егет «Хәсән Туфан проспекты» тукталышында җир асты кичүендәге кибеткә тәрәзәне ватып үтеп керә. Каравылчыны кыйный. Полицейскийлар егетнең сәер киемнән булуын нәкъ менә каравылчыдан беләләр дә. Ә егет...

18 яшьлек егет өйдә кия торган халаттан һәм тапочкидан азык-төлек кибетен баскан. Ул аннан 3800 сумлык тәм-том урлаган. Бу хәл Яр Чаллыда була. Егет «Хәсән Туфан проспекты» тукталышында җир асты кичүендәге кибеткә тәрәзәне ватып үтеп керә. Каравылчыны кыйный. Полицейскийлар егетнең сәер киемнән булуын нәкъ менә каравылчыдан беләләр дә. Ә егет торган йортны юл буенча ташлап калдырылган кәнфит кәгазенә карап барып табалар. Тоткарланучы гаебен таныган, азык-төлекнең бер өлешен кире кайтарган. Аңа карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлмәт таңнары


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: