Саба таңнары

Каралтылган автомобиль пыялалары өчен дәүләт номер билгесен алмаячаклар

Юлларда хәрәкәт иминлеген саклаучыларга видеотеркәү чаралары ярдәмгә килә башлагач, административ хокук бозу турында карар күчермәләрен алучылар саны артты. Димәк, кагыйдә бозылган һәм моның өчен штраф түләргә кирәк дигән сүз. Тиешле сумманы финанс операцияләре башкаручы учреждениеләргә кертү өчен 60 көн вакыт бирелә. Электрон юл белән дә түләргә була. Кызганычка каршы, кагыйдә...

Юлларда хәрәкәт иминлеген саклаучыларга видеотеркәү чаралары ярдәмгә килә башлагач, административ хокук бозу турында карар күчермәләрен алучылар саны артты. Димәк, кагыйдә бозылган һәм моның өчен штраф түләргә кирәк дигән сүз. Тиешле сумманы финанс операцияләре башкаручы учреждениеләргә кертү өчен 60 көн вакыт бирелә. Электрон юл белән дә түләргә була. Кызганычка каршы, кагыйдә бозучыларның кайберләре әлеге кәгазьне кесәсендә законда каралган сроктан да озаграк йөртә, түләргә ашыкмый. Моңа карап штраф түләүдән котылып кала алмыйсың, билгеле. Киресенчә, ашыкмау юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучыга тагын да кыйммәткәрәк төшә.

ЮХИДИ район бүлекчәсенең административ практика буенча инспекторы Гөлгенә Гаянова әйтүенчә, юл-патруль хезмәткәрләренә "Барс" дип аталган яңа прибор бирелгән. Аның ярдәмендә инспектор тоткарланган йөртүченең түләнмәгән штрафы барлыгын урында ук ачыклый һәм беркетмә төзи ала. Шуңа күрә транспорт хуҗаларына интернетка кереп, штрафы бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксынып торулары кирәк.

- Быел 6 айда республикада юл хәрә­кәте кагыйдәләрен үтәмәве сәбәпле җавап­лылыкка тартылган 108 кешегә штрафларын вакытында түләмәгәннәре өчен административ эш кузгатылды. Шуларның уналтысына суд карары нигезендә 15 тәүлек арест бирелде, 7се мәҗбүри эшкә тартылды. Штрафны икеләтә күләмдә түләргә 78 йөртүче мәҗбүр ителде. Калган административ эшләр каралу стадиясендә,- ди Г.Гаянова. Быел штраф түләмичә йөрүчеләр былтыргының шушы чорына карата ике тапкыр арткан.

Тагын бер яңалык: 1 июльдән каралтылган автомобиль пыялалары һәм йөртүченең үзе белән ОСАГО полисы булмаган өчен дәүләт номер билгесен алмаячаклар. Ә 500-800 сум күләмендә штраф санкциясе көчендә кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: