Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

82 яшьлек карт гомере – 50 сум

Баулыда 82 яшьлек Зәйнулла карт, ике чиләк бәрәңге сатып карчыгына даруларга акча эшләү максаты белән, җирле базарга юл тота. Ләкин аннан 1 квадрат метр сату мәйданы өчен 50 сум акча сорыйлар. Акча бирмәгәч, бәрәңгесен җиргә чәчеп, куып кайтаралар. Шул ук көнне карт инфаркттан үлә. Баулыда булган әлеге хәл турында матбугат...

Баулыда 82 яшьлек Зәйнулла карт, ике чиләк бәрәңге сатып карчыгына даруларга акча эшләү максаты белән, җирле базарга юл тота. Ләкин аннан 1 квадрат метр сату мәйданы өчен 50 сум акча сорыйлар. Акча бирмәгәч, бәрәңгесен җиргә чәчеп, куып кайтаралар. Шул ук көнне карт инфаркттан үлә.

Баулыда булган әлеге хәл турында матбугат чаралары язып чыккач, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков махсус тикшерү үткәрергә боерды. Прокуратура сәүдә объекты хезмәткәрләренең гамәленә хокукый бәя чыгарырга вәгъдә бирә.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев