Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КАСТЕТ ЯСАУЧЫНЫ – МӘҖБҮРИ ЭШКӘ

"Кастет" француз сүзе, “баш ватам” дигәнне аңлата. Кайберәүләр өчен ул "егетлек" һәм батырлык билгесе булып тоела. Тик кайсы яктан гына карасаң да, кастет – ул салкын корал, һәм аның өчен җаваплылык каралган.

.

  ...Быелның 12 маенда  полиция хез­мәткәрләре Арташ юлында “ВАЗ” автомобилен туктата. Тикшерү барышында машина  салонында менә шул салкын  корал  – кастет табыла. Олы Арташ авылында  яшәүче 1990 елгы ир-егет аны,  үземне яклау өчен йөртәм, ди. Ул кастетны  2017 елның октябрендә аккумулятор кургашын эретеп үзе ясаган булып чыкты. Башта бу салкын коралны өендә тота, аннан соң үзе белән йөртә башлый. Авыр кургаш  кастет белән сукканда кешенең сәламәтлегенә авыр зыян китерергә мөмкин икәнен белә ике бала атасы. Шулай булса да белә торып кылган гамәле белән законга  каршы  бара. Нәтиҗәдә аңа карата  РФ Җинаять кодексының 223нче маддәсе 4нче бүлеге буенча кузгатылган җинаять эше район судына юлланды. Үзенең салкын корал ясаудагы гаебен тулысынча таныган һәм үкенүче егеткә суд, җәза буларак, 180 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләде. Хөкем карары 15 июльдән көченә керде.

  Кесәңә, машинаңа нәрсәдер салганчы, җаваплылык турында онытмаска кирәк. Салкын корал төренә кергән пычак, сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин башка төрле тыелган предметлар йөртү җинаять җаваплылыгына китерә.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры  урынбасары.

Фото: https://pixabay.com | JO-Design

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев