Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан аквапаркында туган малай үзен яхшы хис итә

Аквапаркка килүчеләр малайның дөньяга аваз салу хәбәрен алкышлап каршы алган.

Казан аквапаркында туган малай үзен яхшы хис итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына сабыйның әтисе Рамил Әхмәдиев хәбәр итте.

«Улыбызга Азамат дип исем куштык. Авырлыгы – 2850 грамм, буе – 50 сантиметр. Ул хастаханәдә дөньяга килмәсә дә, бу балада һәм хатынымда тискәре чагылыш тапмады. Хәзер алар үзләрен яхшы хис итә һәм шушы көннәрдә өйгә кайтырга җыеналар», - диде бәхетле әти.

Сабый аквапаркның чишенү бүлмәсендә туган. Аквапаркка килүчеләр малайның дөньяга аваз салу хәбәрен алкышлап каршы алган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы 11 августта «Барионикс» аквапаркында бер хатынның бала табуы хакында хәбәр иткән иде. Аквапарк җитәкчелеге гаиләгә гомерлек сертификат тапшырган. 

Фото: архива/Рамиль Ахмадиева

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X