Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Бөтендөнья шәһәрләр саммитында бүләкләнде

Бәйгенең жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, Казан - үзенең этник һәм дини төрлелеген хөрмәт итә торган төрле мәдәниятләр шәһәре.

Казан шәһәрләрне үстерү өлкәсендәге абруйлы бүләккә – Ли Куан Ю Бөтендөнья шәһәр премиясе кысаларында махсус номинациядә бүләкләнде. Премияне Сингапурда узган VI Бөтендөнья шәһәрләр саммитында тапшырдылар. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгенең жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, Казан - үзенең этник һәм дини төрлелеген хөрмәт итә торган төрле мәдәниятләр шәһәре ул. Һәм киләчәктә, шәһәрне үстерүдә яхшы планга, бай мираска һәм мәдәнияткә ия булып, «көчле» һәм «үзенчәлекле» калага әверелергә мөмкин.

  • Бөтендөнья шәһәрләр саммиты инде алтынчы тапкыр үткәрелә. Быел анда бөтен дөньядан шәһәр делегацияләре башлыклары, икътисад һәм инновацияләр өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр, университет җитәкчеләре, БМО вәкилләре җыелды.
  • Соңгы алты елда Ли Куан Ю премиясе Нью-Йорк, Сучжоу һәм Медельин шәһәрләренә тапшырылган. 2018 елда төп премиягә Сеул каласы лаек булды. 

Фото: архив/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X