Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан "Евразия" коридорына керә

Уналтынчы ноябрдә Актүбәдә хезмәттәшлек буенча 19 нчы Хөкүмәтара комиссия утырышы булды. Әлеге утырышта Россия белән Казахстан “Евразия” дип аталган югары тизлекле йөк-пассажир тимер юлы коридорын булдыруны хупладылар. Әлеге маршрутка Казан да керә.

Казахстанның үсеш һәм инвестицияләр министрлыгы хәбәренчә, киләчәктә бу эшне башкарып чыгу өчен Мәскәү — Казан — Екатеринбург — Чиләбе — Горбуново — Петропавловск — Көкшетау — Астана — Караганда — Балхаш — Алма-Ата — Алтынкүл юнәлеше сайланган.
Моңардан тыш, агымдагы елның азагына чаклы әлеге проектны тормышка ашыру өчен эшчән төркем булдырылачак. Россия белән Казахстан вәкилләре керәчәк әлеге төркем проектның техник биремнәрен әзерләячәк.

http://ahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев