Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан хакимиятендә балаларны мәктәпләрдән сәүдә үзәкләренә эвакуацияләргә тәкъдим итәләр

Һәр мәктәп һәм һәр балалар бакчасына гадәттән тыш хәл булган очракта вакытлыча урнаштыру пункты беркетергә телиләр.

Казанда һәр мәктәп һәм һәр балалар бакчасына гадәттән тыш хәл булган очракта вакытлыча урнаштыру пункты беркетергә телиләр. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Без һәр балалар бакчасына якын-тирәдәге бинада вакытлыча урнаштыру пункты беркетергә, шулай ук гадәттән тыш хәл вакытында балаларны куркыныч янамый торган урынга илтү өчен шул тирәдән узган маршрут автобусларын алып торырга тәкъдим итәбез», - диде ул. Тимерханов вакытлыча урнаштыру пунктларын мәктәпләргә дә беркетәчәкләрен әйтте.

Ул декабрь уртасында Вахитов районындагы бер бакчадан балаларны эвакуацияләү хакында сөйләде. Тиешле вакыт эчендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр ишегалдына чыккан һәм якындагы вакытлыча урнаштыру пунктына - «Торгинвест» агентлыгы бинасына эвакуацияләнгән.

Тагын нәрсә вакытлыча урнаштыру пункты булырга мөмкин дигән сорауга, Тимерханов: «Мәктәптән 50 метр чамасы ераклыктагы сәүдә үзәге», - дип җавап бирде. Әгәр янәшәдә генә шундый бина юк икән, ул чагында автобус килеп, балаларны якындагы пунктка илтәчәк, дип сүзен йомгаклады Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы.

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев