Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Казан» халыкара аэропортын Габдулла Тукай тематикасында бизәү буенча эшли башладылар

Оештыру комитеты үткәргән утырышта иҗади берләшмә һәм төрле оешма вәкилләре аэровокзал комплексын бизәү буенча үз идеяләре белән уртаклашты.

 Бүген Казанда иҗади берләшмәләр һәм дизайнер агентлыклары, шулай ук ТР Туризмны үстерү үзәге һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре Габдулла Тукай исемендәге «Казан» аэропортының аэровокзал комплексын бизәү буенча үз идеяләре белән уртаклашты. Бу турыда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алар арасында Тукай портреты барельефын урнаштыру, автор әкиятләре геройларыннан торган арт-объект булдыру һ.б. идеяләр бар иде. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча очрашуда әйтелгән фикерләрне исәпкә алырга һәм киләсе утырышта формалаштырылган концепцияне тәкъдим итәргә килештеләр. Шулай ук концепция буенча иҗтимагый фикер алышулар үткәрү күздә тотыла.

Оештыру комитеты Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты тарафыннан оештырылган Казан аэропортын бизәүдә Тукай исемен визуальләштерү буенча иҗади эшләр бәйгесен хуплады. Конкурска декабрь аенда нәтиҗә ясау күздә тотыла.

«Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларын бизәү эшләрен оештыру буенча Республика комитетының чираттагы утырышын Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин үткәрде.

13 ноябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка «Бигеш» халыкара аэропортын бизәү концепциясе тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов аның белән танышкан вакытта «Бигеш» халыкара аэропортының иң яхшы бизәлешенә конкурс үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

 

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев