Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан лицее укучысы Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында җиңде

Санкт-Петербург укучысы Лилия Редина да "алтын" яулады, ә мәскәүле Алеся Иванова "көмеш" медаль алды.

Казанның IT-лицее укучысы Анна Седова XVIII Кытай хатын-кызлар математика олимпиадасында алтын медаль яулады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышлар 2019 елның 10-15 август көннәрендә Кытайның Ухань шәһәрендә узды. Ике тур эчендә укучылар Халыкара математика олимпиадасы дәрәҗәсенең 8 мәсьәләсен чиште.

Анна Седовадан тыш, Россия җыелма командасы составында "алтын"ны Санкт-Петербург укучысы Лилия Редина яулады, ә мәскәүле Алеся Иванова "көмеш" медаль алды. Команда белән МФТИның дискрет математика кафедрасы ассистенты Михаил Григорьев җитәкчелек итте, диелә хәбәрдә.

Фото: mon.tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев