Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан мэриясе башкарма комитет башлыгында 1,5 млн сумлык сәгать хакында аңлатма бирде

Денис Калинкин шактый еллар Garmin маркалы спорт сәгатен тага, диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Казан мэриясендә башкарма комитет башлыгы Денис Калинкинның кыйммәтле сәгате булуы турында хәбәрләр буенча аңлатма бирделәр.

"Денис Калинкин шактый еллар Garmin маркалы спорт сәгатен тагып йөри", диелгән Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бүгенге көндә әлеге маркалы сәгать бәяләре 10 меңнән 100 меңгә кадәр билгеләнә. Денис Калинкин сәгатенең бәясен матбугат хезмәте хәбәрендә ачыкламаганнар.

Алдан Денис Калинкинның “эшлекле дүшәмбе” атналык чарасындагы бер фотосы социаль челтәрләр файдаланучыларда кызыксыну уяткан иде. Аларның игътибарын Казан мэриясе башкарма комитеты башлыгының кулындагы сәгать җәлеп иткән.

Социаль челтәрләр файдаланучылар сәгатьнең бәясе 1,5 млн сум тирәсе дип уйлаган. Twitter кулланучыларының берсе Казан мэриясе башкарма комитеты башлыгы Breguet Marine Rose gold маркалы сәгать тага, дип фаразлаган.

Фото: kzn.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев