Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан мэры "Чулпан" мәдәният үзәген яңартканда милли үрнәкләр өстәргә кушкан

Илсур Метшин кичә “Чулпан” мәдәният үзәгендә булып, реконструкцияләү проекты белән танышкан.

Казан мэры Илсур Метшин "Чулпан" мәдәният үзәген яңартканда милли үрнәкләр өстәргә кушкан. Бу турыда шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Илсур Метшин кичә “Чулпан” мәдәният үзәгендә булып, реконструкцияләү проекты белән танышкан. Мэр бинаның эчке интерьерлары вариантларын эшләргә һәм бина бизәлешендә, фасадта татар милли үрнәкләренә игътибар бирергә кушкан.

  • “Чулпан” үзәге 1992 елда кинотеатр буларак төзелә һәм 3 елдан соң мәдәни үзәккә үзгәртелә. Баштан ук учреждение “Казан” бию ансамбленең репетицияләр базасы була. 

“Президент программасы ярдәмендә мәдәни үзәкләрне реконструкцияләүнең икенче этабын башлыйбыз. Ленин ис. мәдәният сараен, “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәген төзекләндердек. Хәзер “Сәйдәш” һәм “Чулпан” мәдәният үзәкләрен төзекләндерү эшләренә әзерләнәбез. Тиздән Идел буе районының 300 меңгә якын кешесе өчен тагын бер мәдәни үзәкне яңартабыз”, - дигән Илсур Метшин. 

Фото: kzn.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев