Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан табибы диабетның өч төп симптомын атады

14 ноябрьдә бөтен дөньяда диабетка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Казан эндокринология диспансеры табибы беренче типтагы диабетның теләсә кайсы кешене сагайтырга тиешле өч төп симптомын атады.

«Беренче типтагы диабетны даими сусау, полиурия — еш сидек кудыру һәм сәбәпсез рәвештә авырлыкның кимүе кебек симптомнар буенча танырга мөмкин. Даруларны кабул итмәсәң һәм табиб киңәшләрен үтәмәсәң, диабеттан өзлегүләр булырга мөмкин һәм бу бик куркыныч. Авыр нәтиҗәләр күзләргә, бөерләргә, йөрәккә һәм аяк-кулларга төшә», - дип аңлатты балалар эндокринологы Эльмира Хәлиуллина.

  • Бүген бөтен дөньяда диабет белән көрәшү көне билгеләп үтелә. 1991 елда Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инсулин уйлап табучыларның берсе Фредерик Бантинг хөрмәтенә әлеге бәйрәм көне билгеләгән. Табиб 1891 елның 14 ноябрендә Канадада туган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүген бөтен дөньяда авырудан 422 миллионнан артык кеше зыян күрә.

«Диабет һичшиксез яшәрә. Диабетның сәбәпләре билгеле түгел, әмма генетик факторлар, безнең экология һәм стресс факторы йогынты ясый», — диде Хәлиуллина.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев