Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан телевышкасында 6500 яктырткыч кабынды

Янып-сүнә һәм хәрәкәт итә торган сәнгать-яктылык җайланмасы 6500 яктырткыч диодтан, якынча 3,5 км гирляндадан һәм 20 прожектордан тора.

Казан телевышкасында 6500 яктырткыч эшли башлады. Янып-сүнеп торган диодлар  Россия һәм Татарстан флагларын, Чемпионат символикасын һәм башка бик күп композицияләрне чагылдыра.

  • Моннан алдарак Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре мундиаль узачак шәһәрләрнең телевизион манараларында светодинамик – янып-сүнеп, хәрәкәт итеп торган яктырткычлар кую тәкъдиме белән чыккан иде.

 На телевышке установили новую подсветку

“Хәрәкәт итеп торган яктырту системасы шәһәрнең көндәлек вакыйгаларын һәм бәйрәм мизгелләрен чагылдыра алачак. Без көн саен эшләргә тырышачакбыз. Әйтик, кышкы чорда эш режимы атна уртасында 06.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр булырга мөмкин. Барысы да көн яктылыгына бәйле булачак. Аннары бу иллюминацияләрнең тирә-якта яшәүчеләргә ничек тәэсир итүен дә беләсе бар”, - диде «Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре"нең Татарстан Республикасы филиалы директоры Владимир Якимов.

 На телевышке установили новую подсветку

Моннан тыш, иллюминацияне бәйрәм вакытларында төнге 12.00 сәгатькә кадәр, ә Яңа елда бәйрәм көннәре дәвамында эшләтү мөмкинлеге дә карала.
Хәзерге вакытта манарада Россия һәм Татарстан флаглары һәм “Мин Казанны яратам” язуы рус һәм инглиз телләрендә, футбол тубы һәм башка бизәкләр янып-сүнеп тора.

 На телевышке установили новую подсветку

  • Динамик сәнгать-яктылык җайланмасы 6500 яктырткыч диодтан, якынча 3,5 км гирляндадан һәм 20 прожектордан тора. Куллану күләменә карап, гомуми энергия чыгымы - якынча 8 кВт. Конструкциянең тулаем бәясе – 8,5 млн сум. Корылманы 2 ай дәвамында җыйганнар.
     

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев