Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан түрәләре май дәвамында мәктәп ашханәләрендә тукланачак

Алар көненә 69 сум түләп тукланачак.

Казан мэры Илсур Метшин башкарма комитет хезмәткәрләренә һәм шәһәр Думасы депутатларына май ае буе мәктәп ашханәләрендә тукланырга кушкан. Алар укучылар туклана торган ризыкларның сыйфатына шәхсән бәя бирәчәк. Бу турыда шәһәр мэриясендә хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости. 

Алар көненә 69 сум түләп тукланачак. “Без барлык 162 мәктәпне үзара бүләчәкбез. Май ае буе дүшәмбедән шимбәгә кадәр мәктәп ашханәләрендә тукланачакбыз. Һәр түрә кисәтеп тормыйча киләчәк һәм 69 сум түләп тукланачак. Без кайда проблемалар, кайда бүлмәләр, утырырга урын булмавын һәм кагыйдәләр бозу очракларын ачыкларга тиеш”, - дигән мэриядә киңәшмәдә Илсур Метшин.

Мэр мәктәптә туклануны оештыруга җитәрлек игътибар бирелми диде һәм бу юнәлештә эшне көчәйтергә йөкләде. “Моның сәбәпләре дә бар. Бәяләр артып торганын исәпкә алып, 94 сумга ике тапкыр тәмле ашату җиңел түгел. Әмма көчтән килерлек. Барлык проблемалар турында вакытында әйтергә һәм хәл итәргә кирәк. Бер кагыйдә бозу очрагы булганда да, без килешергә уйламыйбыз”. – диде ул.

Мэр фикеренчә, бу мәсьәләне хәл итүгә ата-аналар комитетын җәлеп итәргә кирәк. Ә мәктәптә туклану сыйфатына анализ ясау белән башкарма комитет хезмәткәрләре һәм җирле депутатлар шөгыльләнергә тиеш.

Фото: https://pixabay.com | Wokandapix

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев