Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Яңа елда сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына керде

Татарстан башкаласы кунакханәләре Яңа ел төненә 80 процентка диярлек тулган.

Казан Яңа ел бәйрәмнәрендә сәяхәт итү өчен лидерлар өчлегенә керде. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

«Казан 2019 елгы Яңа ел каникулларында сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр өч шәһәре арасына керде. Татарстан башкаласын Мәскәү белән Санкт-Петербург кына узып киткән», - диде Туризмны үстерүгә ярдәм күрсәтү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова.

Казанда туристлар кунакханәләрне 2018 елның 29 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәрге чорда уртача алганда 3,5 төнгә белешеп куя.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Татарстан башкаласы кунакханәләре Яңа ел төненә – 79 процентка, 2сеннән 7 гыйнварга кадәр 62 процентка тулган.

«Әлеге процесс дәвам итә һәм без кунакханәдә номерлар белешеп куючылар саны артыр дип көтәбез», - дип сүзен йомгаклады Санникова.

 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев