Саба таңнары

Казан яшьләре Рөстәм Миңнехановка оригиналь рәвештә хәерле иртә теләде [+фото]

Бүген иртә белән Казан яшьләре Хөкүмәт йорты кыршында президентыбыз Рөстәм Миңнехановка хәерле иртә теләде. Һәркөн диярлек президент социаль челтәрләрнең берсендәге шәхси сәхифәсенә Казандагы Ирек мәйданыннан фотолар куеп, һәркемгә хәерле иртә тели. Бүген исә яшьләр президентка виртуаль рәвештә түгел, ә шәхсән үзен сәламләргә теләгән: алар президентның эш кабинеты урнашкан Хөкүмәт йорты...

Бүген иртә белән Казан яшьләре Хөкүмәт йорты кыршында президентыбыз Рөстәм Миңнехановка хәерле иртә теләде.
Һәркөн диярлек президент социаль челтәрләрнең берсендәге шәхси сәхифәсенә Казандагы Ирек мәйданыннан фотолар куеп, һәркемгә хәерле иртә тели. Бүген исә яшьләр президентка виртуаль рәвештә түгел, ә шәхсән үзен сәламләргә теләгән: алар президентның эш кабинеты урнашкан Хөкүмәт йорты каршына "Хәерле иртә, Татарстан!", "Доброе утро, Татарстан!" дип язылган плакатлар сузганнар. Рөстәм Миңнеханов әлеге креатив идеяне хуплаган, яшьләрне фотога төшереп, үз сәхифәсенә куйган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: