Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда 93 яшьлек карчык үтерелгән

Казанның Зәкиев урамы буенча бер йорт фатирында үтерелгән 93 яшьлек пенсионер карчык гәүдәсе табылган. Аның башына кан сауган, борыны, ияге, шулай ук 12 кабыргасы сынган. Әлеге коточкыч факт буенча РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе тарафыннан РФ ҖК саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян салып үлемгә китерү буенча җинаять эше ачылган....

Казанның Зәкиев урамы буенча бер йорт фатирында үтерелгән 93 яшьлек пенсионер карчык гәүдәсе табылган. Аның башына кан сауган, борыны, ияге, шулай ук 12 кабыргасы сынган. Әлеге коточкыч факт буенча РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе тарафыннан РФ ҖК саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян салып үлемгә китерү буенча җинаять эше ачылган.
Тикшерү фаразлаганча, пенсионер карчык урын өстендә генә яткан һәм туганының кызы гаиләсендә яшәгән. Фаҗига булган көнне бертуганының кызы баласы белән үз эшләре буенча өйдән чыгып китә, карчыкны исерек халәттәге 57 яшьлек гаилә башлыгы белән калдыра. Фатирга әйләнеп кайткач алар пенсионер карчыкны кан белән тулы идәндә ятуын күрә һәм ашыгыч ярдәм чакыра, әмма ханым табиблар килгәнче үк җан биргән була.
Җинаять кылуда шик карчыкның бертуганының кызының иренә төшкән.
Хәзер тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X