Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда беренче татарча клуб концертын Альберт Нурминский күрсәтте

Альберт Нурминский - татарча рэп җырчысы.

Татарча рэп җырчысы Альбер Нурминский Казанда беренче концертын бирде. Концерт клуб концерты форматында Ленин исемендәге мәдәният сараеның фойесында барды. Концертның төп тамашачысы Альберт Нурминскийның фанатлары иде. “Татар-информ” хәбәрчеләре яшьләрнең Нурминский текстларын яттан белеп, хор булып аның белән бергә кабатлап җырлауларының шаһитлары булдылар.

“Алда дәүләт имтиханнары торганда үсмерләр өчен концертлар оештыру бик катлаулы. Бу реклама компаниясез генә оештырылган концерт. Мәктәпләргә кереп афишалар урнаштыру мөмкинлеге дә юк. Анонслар бары тик социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә генә барды. Шундый шартларда 120 тамашачы җыю зур уңыш”, - ди концертның директоры Альбина Бәширова.

Концерт Альберта Нурминского

Концерт мәдәният залының иркен фойесында оештырылды. Фойе үзәгендә идәннән чак кына югары җыйнак кына сәхнә куелган. Биредә артист тамашачыдан кул сузымы арада гына җырлый. Ә сәхнә тирәли баскан тамашачы ритмга кушылып хәрәкәтләнә, бии ала.

Альберт Нурминский үзенең фанатларына яхшы таныш композицияләрен башкарды. Арада берничә рус телендәге җыр да бар.

Альбина Бәширова әйтүенчә, Альбертны рус текстлары аша танып, яратып калган тамашачы аның татарча текстлары белән дә кызыксына башлый һәм аларын да тыңлый, телгә якыная. Бу туган телләрен белмәүчеләр өчен телләрен өйрәнергә стимул тудыра.

Альберт ял иткәндә сәхнәгә эпатаж эстрада җырчысы Айшә чыкты.

Концертта Альберт Нурминский фанатлары арасында викториналар, уеннар уйнатылды, җиңүчеләргә традицион бүләкләр - магниткалар һәм футболкалар бирелде.

  • Альберт  Нурминский - татарча рэп җырчысы. Тыңлаучылары 12 яшьтән башлап үсмерләр. Рэп текстларының төп темасы - урам романтикасы. Тумышы белән Балтачтан. Концертларын Татарстан буенча куя. 

Концерт Альберта Нурминского

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев