Саба таңнары

Казанда берьюлы алты автомобиль бәрелешкән [+фото]

Кичә төнлә Казанның Зорге һәм Фучик урамнары чатында алты машина катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәт исерек хәлдә булган «Тойота Лэнд Круйзер» автомобиль йөртүчесе аркасында килеп чыккан. Автомобиль югары тизлектә «Дэу Джентро» такси автомобиленә, ул «Фольксваген Мультивен»га, ул «Опель Инсигния»га, ә ул үз чиратында «Шкода Октавия»ны бәргән. «Дэу Джентро» автомобиленә иң...

Кичә төнлә Казанның Зорге һәм Фучик урамнары чатында алты машина катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Һәлакәт исерек хәлдә булган «Тойота Лэнд Круйзер» автомобиль йөртүчесе аркасында килеп чыккан. Автомобиль югары тизлектә «Дэу Джентро» такси автомобиленә, ул «Фольксваген Мультивен»га, ул «Опель Инсигния»га, ә ул үз чиратында «Шкода Октавия»ны бәргән.
«Дэу Джентро» автомобиленә иң зур зыян килгән - аның арткы өлеше тулысынча алга сытылып кергән. Таксист һәм пассажир хатын авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә Интертат.ру.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: