Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Без бергә” республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

“Республикабызда талантлар күп. Якты, матур эшегезне дәвам итегез”, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Казанда “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестивале гала-концертында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада 275 иҗат коллективы катнашты. Конкурсантларга төрле номинацияләрдә бәя бирелде.

Фестивальнең зона этаплары Казанда, Чаллыда һәм Татарстанның тагын алты районында узды. Аерым алганда, алар Алексеевск, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Мөслим, Саба һәм Апас районнарында булды. Зона турларында 700ләп мәгариф оешмасыннан 7 меңнән артык иҗат коллективы катнашты.

“Республикабызда талантлар күп. Якты, матур эшегезне дәвам итегез”, - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Һәр номинациядә җиңүчеләр Биектау районындагы “Костер” үзәгенә, “Бөркеткәй” бөтенроссия балалар үзәгенә һәм “Россия мәдәният фестивале” махсус сменасына чакыру алды.

Фото: mon.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев