Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда «Боинг» һәлакәте истәлеген мәсхәрәләүче хулиганнарны Уралда тапканнар

Казан аэропортында булган фаҗигадән соң, "ВКонтакте" социаль челтәрендә авиаһәлакәт корбаннарының истәлегенә багышлап төркем булдырылган иде. Билгесез затлар бу төркемне "ватып", аның администраторлары һәм билгесез никлар астында рәсмиләшкән кулланучылар исеменнән, фаҗигадә вафат булучыларның ямьсезләтелгән фотографияләрен, шулай ук мыскыл итәрдәй эчтәлектәге төрле язулар урнаштырган иде. Бераз соңрак һәм бүгенге көнгә кадәр төркем...

Казан аэропортында булган фаҗигадән соң, "ВКонтакте" социаль челтәрендә авиаһәлакәт корбаннарының истәлегенә багышлап төркем булдырылган иде. Билгесез затлар бу төркемне "ватып", аның администраторлары һәм билгесез никлар астында рәсмиләшкән кулланучылар исеменнән, фаҗигадә вафат булучыларның ямьсезләтелгән фотографияләрен, шулай ук мыскыл итәрдәй эчтәлектәге төрле язулар урнаштырган иде. Бераз соңрак һәм бүгенге көнгә кадәр төркем сайт администраторы тарафыннан ябып куелды.

ТР буенча ЭЭМда хәбәр итүләренчә, ямьсезләтелгән фотографияләрне урнаштыру өчен, кулланучы Екатеринбургта урнашкан «КомТехЦентр» һәм Мәскәүдәге "Вымпелком" ҖЧҖләренең абонентларына куллануга тапшырылган статик IP-адресларыннан файдаланган. Шунысын да билгеләп үтик - үзенең сайтында урнашкан мәгълүматтан күренгәнчә, "КомТехЦентр" Екатеринбург, Түбән Тагил, Каменск-Уральский шәһәрендәге абонентларга хезмәт күрсәтә.
Хәзерге вакытта Татарстан полициясе җинаятьченең шәхесен һәм кайда булуын ачыклау өстендә эшли, - дип белдерделәр ведомствода.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев