Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Бөтенроссия бал ярминкәсе узачак

"Бал муллыгы" Бөтенроссия бал ярминкәсе 20 августтан 6 сентябрьгә кадәр, шәһәрнең бер сәүдә комплексы мәйданчыгында - Ибраһимов проспекты 56 нчы йорт адресы буенча уздырыла. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ярминкәгә Татарстан, Башкортостан, Краснодар крае һәм Россиянең башка төбәк умартачылары балның төрле сортларын (каштан, карабодай, юкә, донник, урман...

"Бал муллыгы" Бөтенроссия бал ярминкәсе 20 августтан 6 сентябрьгә кадәр, шәһәрнең бер сәүдә комплексы мәйданчыгында - Ибраһимов проспекты 56 нчы йорт адресы буенча уздырыла.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ярминкәгә Татарстан, Башкортостан, Краснодар крае һәм Россиянең башка төбәк умартачылары балның төрле сортларын (каштан, карабодай, юкә, донник, урман балы), бал композицияләрен (прополис белән бал, чәчәк серкәсе белән бал, умарта сөте белән бал), умартачылык продуктларын (перга, баллы чәчәк серкәсе, прополис һәм башкалар) алып киләчәк.
Ярминкә 10:00- 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Игътибар, пенсионерларга ташламалар да каралган.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев